news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президентына Алабугада Бөтенроссия авыл спорт уеннарына әзерлек турында белдерделәр

Уеннар кысаларында ат чабышлары, трактор шоусы, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылачак

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Алабугада VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарына әзерлек турында җиткерделәр.
Киңәшмә Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры вазыйфаларын башкаручы Марат Бариев, ТР финанслар министры вазыйфаларын башкаручы Радик Гайзатуллин, ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Искә төшереп үтәбез, 8-13 июльдә Алабугада VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннары уза. Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәнифов вәзгыять турында белдерде. Ул элек Алабуганың авыл уеннарына әзерлеге турында Рөстәм Миңнеханов үткәргән оештыру комитетының күчмә киңәшмәсендә фикер алышынуын искә төшереп үтте. Бүгенге көндә уеннарны үткәрү программасы федераль инстанцияләр белән килешенгән.
Ярышларда катнашучыларны һәм кунакларны шифаханә, балалар сәламәтләндерү лагерьлары (550 урын), тулай тораклар (2100 урын), кунакханәләр (800 урын), шулай ук ике теплоходта кабул итәчәкләр. Алабугага 3 меңнән артык кеше килер дип көтелә.
Уеннарны үткәрү өчен федераль һәм республика бюджетыннан, җирле бюджеттан һәм җәлеп ителгән чыганаклардан акча бүлеп бирелгән. Катнашучыларның буш вакытын үткәрү өчен фестиваль шәһәрчеге оештыру ниятләнә. Кунаклар һәм спортчылар алдында Алабуга, Чаллы, Түбән Кама һ.б. иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Шулай ук ат чабышлары, трактор шоусы, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылачак.
VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарын үткәрүдә 200дән артык Алабуга волонтеры катнашачак. Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентларыннан аерым волонтерлар төркемнәре оештырырга тәкъдим итте.
Марат Бариев спорт корылмаларының авыл уеннарын үткәрүгә әзерлекләре турында белдерде. Ярышлар 16 объектта узачак. Аларның җидесендә ремонт ясарга кирәк.
12 апрельдә Мәскәүдә VIII Бөтенроссия авыл спорт уеннарына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы уза. Искә төшереп үтәбез, оештыру комитетының рәисе РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Виктор Зубков, аның урынбасарлыры – ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төбәк үсеше министры Виктор Басаргин, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot