news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президентын сайлау бюллетеньнәре 10 сентябрьдән дә калмыйча участокларга керәчәк

Бюллетеньнәрнең сакланышын ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итә.

ТР Президентын сайлау бюллетеньнәре 10 сентябрьдән дә калмыйча участокларга керәчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Татарстан Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр 2020 елның 10 сентябреннән дә соңга калмыйча сайлау участокларына китереләчәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте.

«ТР Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр әзерли һәм аларны бүлү нигезендә территориаль сайлау комиссияләренә тапшыра. Территориаль комиссияләр, тавыш бирүгә кадәр бер көн алдан, һәр бюллетеньне алдан исәпләп, участок сайлау комиссияләренә тапшыра. Алдан 11 һәм 12 сентябрьдә тавыш бирүне исәпкә алып, бездә участок сайлау комиссияләре бюллетеньнәрне 10 сентябрьдә алырга тиеш», - дип аңлатты Борисова.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ачыклык керткәнчә, сайлау бюллетеньнәренең сакланышы полиция ярдәмендә тәэмин ителәчәк. Бу уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде инде.

«Бездә барлык участок комиссияләре өчен бюллетень  сейф-пакетларын карауны тәэмин итү буенча махсус укыту һәм презентацияләр булачак. Без видеоинструктаж уздырачакбыз», - диде ул.

Татарстан Президентын сайлаулар 2020 елның 11-13 сентябрендә узачак. Республика җитәкчесе вазифасына Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Олег Коробченко («Үсеш партиясе»), Альфред Вәлиев («Россия коммунистлары»), Владимир Сурчилов (ЛДПР) һәм Альмир Михеев («Гадел Россия») кандидат булып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100