news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Зәй шәһәрендә район активы белән очрашты

ТР Президенты Зәй шәһәрендә район активы белән очрашты

(Зәй, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Зәй шәһәрендә район активы белән очрашты.

“КАМАЗавтотехника” ҖЧҖнең актлар залында узган җыелышка районның җирле үзидарә органнары рәисләре, эре предприятие җитәкчеләре, күп санлы зәйлеләр җыелган иде. Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында агымдагы елның вакыйгаларга бай, аларның иң мөһиме 2 декабрьдә булачак сайлаулар булуын ассызыклады. “РФ Дәүләт Думасына үтәчәк сайлаулар башка еллардагыдан нык аерыла. Чөнки аның нәтиҗәләре киләсе елга Россия Президенты сайлауларына тәэсир итәчәк. Илебез алга таба да үсеш юлында булсын өчен Владимир Путин билгеләнгән сәяси һәм икътисади курсны саклап калырга кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев. Алга таба сүзен дәвам итеп, Президент соңгы елларда россиялеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту максатында тормышка ашырылучы “Аграр сәнәгатьне үстерү”, “Мәгариф”, “Сәламәтлек”, “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектларының уңай нәтиҗәләрен дә мисал итеп китерде. Татарстан Президенты республиканың нефть химиясе тармагындагы уңышларын да телгә алды. “Күбрәк табыш алу өчен без нефтьне эшкәртүгә, нефть химиясе тармагын җәелдерүгә зур игътибар бирәчәкбез. Чөнки нефть химиясе продуктларын сатудан кергән табыш республика бюджетында беренче күрсәткеч булып тора. Икенчесе – халыкның кеременә салынган салым. Шуңа күрә табышлы производстволар ачу, халыкны лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итү – республиканың социаль-икътисади үсеш юлы булып тора”, - диде ул.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында бигрәк тә Зәйнең җитештерү көчләренә югары бәя бирде. Бүген районда ачылган җылылык саклау плитәләре җитештерүче “Техно” заводыннан, авыр йөк автомобильләре өчен профильле көпчәкләр ясау линиясен ачкан “КАМАЗавтотехника” предприятиесе уңышларыннан канәгать калуын әйтте. Шул ук вакытта, Минтимер Шәймиев Зәй районында кирпеч заводын торгызу турында җитди уйланырга киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot