news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче белән очрашты

Яклар чакырылыш яшендәге егетләрне Кораллы көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерләү һәм хәрби реформа мәсьәләләре буенча фикер алышты

  (Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче, генерал-полковник Владимир Чиркин белән очрашты.
ТР Президенты белән очрашу Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин һ.б. катнашты.
Яклар чакырылыш яшендәге егетләрне Кораллы көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерләү һәм хәрби реформа мәсьәләләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot