news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова Алабуганың социаль объектларында булды

Ул балалар йортында, өлкәннәр интернат-йортында булды, шулай ук актив яшьләр белән очрашты

  (Алабуга, 4 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Бүген ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова Алабуганың социаль объектларында булды. Мисал өчен, аңа балалар йортында тәрбиягә алучы ата-ана мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләделәр. Биредә Президент ярдәмчесе хезмәткәрләренең эш дәрәҗәсен югары бәяләп үтте, шулай ук балалар йорты җиһазлану дәрәҗәсеннән канәгать калды.

Сүз уңаенда белгертик: Алабуга балалар йорты  Татарстанда туган гаиләләренә кайтарылган яки яңа гаиләле ителгән балалар саны буенча берничә ел лидер булып тора.

Шулай ук бүген Татьяна Ларионова яшьләр иҗтимагый советы әгъзалары белән очрашты, пенсия фонды идарәсендә һәм өлкәннәр йортында булды. Биредә “Хатирәләр тартмасы” проекты аның күңеленә хуш килде.

Президент ярдәмчесе интернат-йортта “Уңайлы мохит-2014” программасы кысаларында куелган яңа пандусны карады. Хәзер биредә яшәүчеләр, инвалид арбасына утырган килеш, бернинди каршылыксыз учреждениегә керә һәм чыга ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100