Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Яр Чаллыда төзелүче Sunrise City торак комплексында булды
Объектлар саны күп булу сәбәпле, проектны "шәһәр эчендәге шәһәр" дип атаганнар
(Яр Чаллы, 16 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Яр Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелүче Sunrise City торак комплексында булды. Аны Яр Чаллы башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар озатып йөрде.
Искәртеп узабыз, проектны тормышка ашыру агымдагы елның май аенда башланган. Объектлар саны күп булу сәбәпле, проектны "шәһәр эчендәге шәһәр" дип атаганнар. Төзелеш планы нигезендә, шәһәр үзәгендә урнашкан җир кишәрлегендә 18-25 катлы 4 йорт, 2 офис бинасы, 2 сәүдә һәм 1 күңел ачу үзәге урнашачак. Спорт-күңел ачу үзәгендә фитнес-үзәк, бассейн һәм кинотеатр булачак.
Проектны презентацияләүне бәяләп, Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Татарстанда мондый проектлар күп булачак дип ышаныч белдерде. Әйтергә кирәк, инвестицияләрнең гомум күләме 500 миллион доллардан артып китә, 140 мең квадрат метр мәйданда 110 мең квадрат метр торак, 30 мең квадрат метр офис мәйданы пәйда булачак. Шулай ук проектта парковка төзелеше дә каралган: җир астында 700 һәм җир өстендә 600 урынга исәпләнгән парковкалар. Күп катлы торак йортлардан тыш, биредә мәктәп һәм сырхауханә дә төзеләчәк. Әмма иң кызыгы - биредә яңа шәһәр паркы пәйда булачак. Чаллыда беренче тапкыр сәүдә үзәге түбәсендә тере агачлар, табигый газон, эскәмия һәм җәяүлеләр өчен юллар белән сквер ясалачак.
Проектта катнашучы "Хәят Холдинг" төзелеш компаниясе директорлар советы әгъзасы Онур Гювен төзелешнең беренче этабы 2015 елның 4 нче кварталында тәмамланачагы турында хәбәр итте. Төзү эшләрен җирле "Еврогрупп" һәм Төркиянең "Компас Инжиниринг" компаниясе башкара. Төзелеш эшләренә барлыгы 1000гә якын төрек хезмәткәре җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз