Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты яңа фатирга күчкән сугыш ветераны Николай Елизаров гаиләсендә булды
Рөстәм Миңнеханов башкаланың Побежимов урамында урнашкан 16 катлы бу йортта фатир алган күп балалы Бәдретдиновлар гаиләсенең дә хәлен белде
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда 2005 елның 1 мартына кадәр торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итү тәмамланды. Бүген алар яңа фатирларга күчү белән мәшгуль. Казанда шушы категориягә кергән 551 сугыш ветераны узган елның 1 гыйнварыннан агымдагы елның апреленә кадәр торак субсидияләрен алуга ирешкән. Шуларның 482 сенә торак шартларын яхшыртуда социаль ипотека программасы ярдәмгә килгән. Ветераннарга иң күп фатирлар башкаланың Совет һәм Авиатөзелеш районнарында бирелгән. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын яңа фатирда каршылаучы ветераннарның берсе-83 яшьлек Николай Елизаровның хәлен белергә бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Аны ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин озатып йөрде.
Икенче группа инвалид Николай Елизаров элеккеге хәрби очучы. 1943 елда ул В.Чкалов исемендәге үзәк аэроклуб каршындагы мәктәпне тәмамлый. Шул ук елны үзе теләп фронтка китә, запастагы укчылар бригадасында хезмәт итә. 1944 елның маеннан ерак авиация самолетларында икенче пилот буларак хәрби очышларда, Кенигсбергны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Украинаның Умань шәһәрендә каршылый. Сугыштан соң ул Саратов өлкәсендә очучылар әзерләүче Балашов хәрби училищесын, соңрак Грозный шәһәрендә реактив самолетлар буенча югары офицерлар курсын тәмамлый. Озак еллар “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе”нең өстәмә батальонында очучы булып хезмәт итә. Николай Елизаров икенче дәрәҗә “Ватан сугышы ордены”, “Сугышчан батырлыгы өчен” медале иясе. Тормыш иптәше, хезмәт ветераны Лидия Иванова белән Николай Тимофеевич моңа кадәр Идел буе районында коммуналь фатирда гомер кичергән. Ветеран гаиләсе инде 10 ел торак шартларын яхшыртуга өметләнеп чиратта торган. Авиатөзелеш районында Побежимов урамындагы 37 нче йорттан фатир алу ветеран гаиләсе өчен зур шатлык. Алар тар коммуналь фатирдан 51,2 кв. метр мәйданлы яңа торакка күченүгә ышанып та бетмиләр. 36 кв. метр өчен дәүләттән бирелгән 943 мең сумлык субсидия янына коммуналь фатирны саткан акчаны да өстәгәч, торакның нормативтан артык өлеше өчен дә тулысынча исәп-хисап ясаганнар. Хәзер исә шуның рәхәтен күреп, хәерле гомерләр кичерергә язсын диләр алар. Президент яңа йортка Җиңү бәйрәме һәм яңа фатир белән котлап бүләкләр алып килгән иде. Рөстәм Миңнеханов ветеран Николай Елизаровка “Бөек Җиңүнең 65 еллыгы” медален тапшырды, аның янына җылы одеал, чәй сервизы да өстәлде. Ветеранның республика башлыгы белән сөйләшер сүзләре шактый иде. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, бүгенге авиация белән бәйле хәлләр турында алар әңгәмәне бик тәмләп чәй өстәле янында дәвам итте.
Башкаланың Побежимов урамындагы әлеге 16 катлы яңа йорт агымдагы елның гыйнварында гына файдалануга тапшырылган. Биредә Николай Елизаров гаиләсеннән тыш, тагын 27 ветеранга фатир бирелгән. Аларның дүртесе инде яңа торакларга күченеп беткән. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән бу йортта ветераннардан тыш, бюджет һәм предприятие хезмәткәрләре дә өй туйларын бәйрәм итә. Әлеге йорттан фатир ачкычлары алучыларның 26 сы - бюджет тармагында хезмәт итә, 23 е - Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе хезмәткәре, 9 ы -яшь гаилә, шулай ук ятимнәр, инвалидлар, башка категория вәкилләре бар. Әлеге бәхетлеләр арасында 3 балалы Айсылу һәм Айрат Бәдретдиновлар гаиләсе дә бар. Алар фатирны “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” хезмәткәре буларак алган. Өч ир бала- 9 яшьлек Инсаф, 2 яшьлек игезәкләр Рамил һәм Камил тәрбияләнгән бу гаилә моңарчы якындагы Лукин урамында әниләре фатирында яшәгән. 3 бүлмәле фатирда 10 кеше яшәгән вакытларны алар хәзер көлеп кенә искә ала. Ниһаять, чиратка басып 2 ел ярым көткәннән соң, алар быел гыйнвар аенда 3 бүлмәле шушы зур фатирга күчкән. Гаилә моның өчен ТР Президентына һәм завод җитәкчелегенә тирән рәхмәтле. Барысы да әйбәт, тик Инсаф кына әлегә бу йортта дуслар таба алмаганга күңелсезләнә. ТР Президенты бүләккә алып килгән ноутбук аңа бу бушлыкны тутырырга ярдәм итәр, бәлки. Ә ике кече энесе хәзер яңа велосипедлы булулары белән горурлана ала. Президент яшь гаиләгә уңышлар, сәламәтлек һәм балаларының игелеген күреп бәхетле гомер кичерүләрен теләде. Айрат һәм Айсылу Бәдретдиновлар, үз чиратында, Ходай сәламәтлектән һәм эштән аермасын дигән теләктә. Фатирның тулы хакын түләп бетерү (1 млн. сумнан артык түлисе бар), гаиләне тәэмин итү өчен аларга моның икесе дә бик кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз