news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты

Очрашуда Венгрия һәм Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстанның алга таба ике яклы хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр

  (Казан, 4 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Янош Балла белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Татарстан ягыннан анда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Янош Балла Венгрия һәм Россия Федерациясе субъекты буларак Татарстанның алга таба ике яклы хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ул 2014 елның декабрендә эш сәфәре белән Венгриядә булган иде: анда ул Венгрия парламенты эшчәнлеге белән танышты, берничә эшлекле очрашу үткәрде һәм Венгрия-Татарстан эшлекле форумы эшендә катнашты.

Аның сүзләренчә, мондый визитлар бик әһәмиятле, ул ике яктан да бизнеска, шулай ук хакимият органнарына да даими элемтәдә торырга ярдәм итә.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, Будапештка визит барышында килешенгән бөтен юнәлешләр буенча хәзерге вакытта актив эш алып барыла.

Очрашу барышында шулай ук Казанда Венгрия консуллыгын ачу мәсьәләсе турында да сүз барды, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Янош Балла Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе вазифасына 2014 елның 19 ноябрендә билгеләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot