Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Колумбия делегациясе белән очрашты
Яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары буенча фикерләште
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьюс белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәчесе Талия Миңнуллина һ.б. катнашты.
Яклар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары буенча фикерләште. Аерым алганда, соңгы елларда Татарстан Латин Америкасы илләре белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча зур эш алып бара, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Күптән түгел без Перуда эш визиты белән булдык. Мондый очрашулардан башка үзара хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр таба алмыйбыз, дип уйлыйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә Колумбия хезмәттәшләре белән эшләрне активлаштыруны йөкләде. Татарстанның эре предприятиеләре, шулай ук, Латин Америкасы илләре белән бизнес-элемтәләрне киңәйтү белән кызыксына, диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, республика Хөкүмәте Колумбия партнерларына Татарстан территориясендә проектларын гамәлгә куюда ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз