news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты “ТРда коррупциягә каршы тору турындагы” законга үзгәрешләр кертте

Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылачак

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турындагы” ТР Законына үзгәрешләр кертү турындагы” Законга кул куйды. Закон нигезендә бурычлар һәм принциплар, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт субъектлары, шулай ук бу өлкәдә дәүләт хакимияте органнары компетенциясенә ачыклык кертелә.
Закон тексты гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми төстә басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot