news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы законны имзалады

М.Шәймиев “2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына “ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты хакында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР Законын имзалады

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “2009 елга һәм 2010-2011 елгы план чорына “Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты хакында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы Законына кул куйды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.
Законда Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондыннан килгән өстәмә акчалар, бер каналлы финанслау кысаларында мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджеты, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларыннан, шулай ук эш бирүчеләрдән килгән акчаларның кимүе чагылыш тапкан. 2009 елда мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелүче акчалардан фонд бюджеты чыгымнары кими һәм бер үк вакытта участок табиблары тарафыннан күрсәтелүче өстәмә медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт планын, территориальара үзара исәп-хисапны финанслауга, сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә ашыруга, тешкә һәм колакка протез кую программасы буенча түлүләрне төгәлләүгә чыгымнар арта.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100