Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов бүгенге икътисади шартларда аеруча мөһим булган темаларны билгеләде
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов республикадан сайланган РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Чараны ачкан Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, ел азагында депутатлар белән мондый очрашулар үткәрү күркәм гадәткә әверелде һәм бүген 2014 елда Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары эшенә нәтиҗәләр чыгару зарур. Ул искәртеп узганча, ел дәвамында мондый очрашулар алты тапкыр узган, беренче очрашу да (2014 елның 30 гыйнварында) Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелгән.
"Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү турында" дигән төп доклад белән ТР икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, 2015 елга федераль бюджетны формалаштыру эшләре тәмамланган. Ул шулай ук Татарстан өчен билгеләнгән инвестицияләр күләмен дә бәян итте. Очрашу барышында республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча депутатларның барлык мөмкинлекләреннән файдалану тәкъдиме яңгырады.
Биредә чыгыш ясаган ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елда дәүләтнең агросәнәгать комплексына ярдәме, шул исәптән федераль акчаларны үзләштерү турында, сөйләде. Аның сүзләренә караганда, узып барган елда федераль ярдәм күләме, 2013 ел белән чагыштырганда, азрак булган. Моннан тыш, Марат Әхмәтов 2015 елгы язгы чәчү кампаниясе уңаеннан борчуларын да җиткерде. Аерым алганда, ашлама бәяләре шактый арткан, язгы кыр эшләренә финанслау күләмен арттыру таләп ителә.
Оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт заказы турында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бәян итте. Ул ассызыклаганча, республика барлык федераль максатчан программалар буенча актив эшли. Татарстан 2015 елгы программаларда да катнашачак, дип аныклап узды ул.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, бүгенге көндә төп максат - барлык федераль программаларда катнашу, булган бөтен мөмкинлектән файдалану, дип белдерде. Ул бүгенге икътисади шартларда аеруча мөһим темаларны билгеләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз