news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

Татарстан бу катлаулы һәм тынгысыз елны ил белән бергә, лаеклы кичерде дип белдерде М.Шәймиев

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Яңа ел белән котлады.
Хәерле кич, хөрмәтле ватандашлар!

Яңа меңьеллыкның тагын бер елы узып бара. Ул барыбыз өчен дә бөтендөнья финанс кризисына бәйле борчу-мәшәкатьләр елы булды. Ул безгә бөтендөнья хуҗалыгының һәм милли икътисадларның бер-берсенә ни дәрәҗәдә бәйле икәнен ачык күрсәтте.

Узган елның төп нәтиҗәсе шул – кризисның иң авыр чагын узганда да без тормышның социаль яктан кискенләшүенә юл куймадык. Федераль үзәк белән берлектә, республика бюджетына керем китерә торган төп предприятиеләргә ярдәм иттек, банк системасын саклап калдык. Халык каршындагы социаль бурычлар тулысынча үтәлде. Социаль үсешнең төп программаларын гамәлгә ашыруны, торакка капиталь ремонт ясау, юллар төзү һәм төзекләндерү эшләрен, элеккечә, тулы күләмдә дәвам иттек. Бу корылыклы елда да авыл хезмәтчәннәре яхшы гына уңыш җыеп алдылар. Татарстанда ил күләмендә иң зур нефть эшкәртү комплексы – “Танеко” төзелә, ул инде киләсе елларда ук безнең бюджетның керемен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Гадәттәгечә, социаль ипотека буенча алынган фатирларда өй туйлары уза, бәби туйлары да елдан-ел арта бара – монысы аеруча куанычлы хәл.

Казан дәүләт университеты нигезендә федераль университет оештырылу, Казан техника университетының илкүләм тикшеренү университетына әйләнүе безнең алда зур мөмкинлекләр ача. Югары сыйфатлы белем – тормыш таләбе ул. Республиканың киләчәк язмышын үз илен яраткан, сәләтле белгечләр хәл итәчәк.

Яңа 2010 елның ил күләмендә Укытучы елы дип игълан ителүе Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә, аңа тирән ихтирам хисләрен яңартуга юнәлдерелгән.

2009 ел башында без актив рәвештә республика парламентын сайлаган идек. 2010 елга билгеләнгән муниципаль сайлаулар да уңышлы узар дип ышанам.

Хәзерге шартларда Татарстандагы милләтара татулык һәм диннәргә тигез караш бөтен дөньяда кызыксыну уята. 2010 елда уздырылачак Бөтенроссия халык санын алу күпмилләтле Татарстан өчен аеруча зур әһәмияткә ия.

Яңа 2010 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын олылап бәйрәм итәчәкбез. Безнең төп бурычыбыз – ветераннарыбызның тиңсез батырлыгын данлау гына түгел, аларның шәхсән һәрберсенә кадер-хөрмәт күрсәтү, тормыш-көнкүреш проблемаларын хәл итү. Ил күләмендә пенсияләрне арттыру әлеге юнәлештә җитди адым булачак. Киләсе елның май аенда республикабыз тарихындагы тагын бер истәлекле вакыйганы - ТАССР төзелүгә 90 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.

Узып баручы ел Спорт һәм сәламәт яшәү елы иде. Башкалабыз Казанда беренче мәртәбә “Россия – спорт державасы” дигән Бөтенроссия форумы узды. 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләре дә уңышлы бара. “Рубин” футбол командасы икенче тапкыр рәттән Россия чемпионы булуга иреште. “Ак барс” хоккей командасы Гагарин кубогы белән шатландырды. Спортның башка төрләрендә дә сынатмадык.

Татарстан бу катлаулы һәм тынгысыз елны ил белән бергә, лаеклы кичерде. Республикабыз үсешенә һәм иминлекне саклауга керткән хезмәтегез өчен барыгызга да ихлас күңелдән зур рәхмәтләр җиткерәм.

Кадерле дуслар!

Барчабызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм игелекле гамәлләр телим.

Яңа ел котлы булсын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100