news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Татарстанда тулаем төбәк продуктының 3-3,5 процентка артачагын фаразлады

Икътисади санкцияләргә дә карамастан, республикага инвестицияләр килү дәвам итә.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының 3-3,5 процентка артачагын фаразлады. Казанда Россия-Австрия эшлекле Советы утырышының пленар өлешендә ясаган чыгышында ул шул хакта белдерде.

Икътисади санкцияләргә дә карамастан, республикага инвестицияләр килү дәвам итә, дип искәртте Президент.

«Санкцияләр Россия һәм аерым алганда республикабыз икътисадына билгеле бер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый, әлбәттә. Барлык кыенлыкларга да карамастан, безгә инвестицияләр килә, чит ил бизнесының Татарстандагы эшчәнлеге дәвам итә», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot