Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты: "Татарстанда лаеклы җитәкчеләр бик күп"
Казанда "Ел җитәкчесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Казанда "Ел җитәкчесе-2014" республика иҗтимагый конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәр берлекләре һәм бүтән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре, фән һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Тантанага килүчеләре сәламләп, Р.Миңнеханов: "Конкурс 14 нче мәртәбә уздырыла, һәм без бу традицияне дәвам итәргә тиеш, - дип белдерде. - Татарстанда мактауга лаек җитәкчеләр бик күп, әмма бүген монда яхшылардан яхшылары җыелган", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул премия лауреатларына һәм аларның коллективларына һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.
"Республиканың көндәшлеккә сәләте нәкъ менә сезгә, сезнең эшегезгә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсе дә сезнең хезмәтегезгә бәйле, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчеләренә. - Бүген безнең бурыч – үсеш темплары югарырак булсын өчен мөмкинлекләр табу", - диде Р. Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, җитәкчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, Татарстанда быел да зур инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. «Бу казанышларның нигезе – безнең предприятиеләр, аларның җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларының эш нәтиҗәсе. Сезнең тәҗрибә һәм традицияләр республика алдында торган барлык бурычларны да гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк дип ышанам мин», - дип белдерде ул.
Татарстан Президенты "Татнефть", "ТАИФ", "КАМАЗ", "Казан вертолет заводы" ачык акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләренә аерым рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Мәдәният елын уздыруда катнашкан предприятие җитәкчеләренә дә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Республикабызда тотрыклылыкны саклап калган һәркемгә рәхмәт, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышы азагында. – Хәзер заманалар катлаулы, әмма иң кыен чакларда да без сезгә – предприятиеләребез җитәкчеләренә таяначакбыз", дип, ул җитәкчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
“ТАТМЕДИА” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовка Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале бирелде. “Татарстан Республикасының атказанган химигы” мактаулы исеменә “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм “ТАИФ-НК” ААҖ генераль директоры Рушан Шәмгунов лаек булды. “Татарстан Республикасының атказанган газчысы” мактаулы исеме “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка бирелде. “Татарстан Республикасының халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исемен “Эдельвейс Групп” ААҖ генераль директоры Рамил Гайнетдинов алды.
Тантана конкурска нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә эшләгән конкурс комиссиясенең карары буенча Татарстанның 30 предприятиесе җитәкчесе 9 номинациядә җиңүче булды.
Шулай ук тантана кысаларында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Хәйриячеләр китабының 5 томы һәм рәхмәт хатлары да бирелде. Китапны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Ул бөтен татарстанлыларга тарихи һәм мәдәни мирасны торгызуда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Мәдәни мирасыбызны кайтару мәсьәләсендә берләшәбез икән, без көчле халык. Бөтенесе дә бер-берсен аңлый, күп милләтле һәм төрле дин вәкилләре яшәүче республика булуга карамастан, үзара аңлашу һәм рәхмәт белдерү генә бар. Мондый эшләр безне берләштерә», - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фондының Хәйриячеләр китабының 5 томын һәм рәхмәт хатларын ул “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллинга, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишинга, ТР Инкассация идарәсе башлыгы Вәсим Вахитовка, “Грань” ҖЧҖ төзелеш компаниясенең генераль директоры Леонид Анисимовка, “Тандем” ИТК" ЯАҖ генераль директоры Шамил Зарифовка, “ТАТЕХ” ЯАҖ генераль директоры Ирек Хәйруллинга, “Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институты» федераль казна предприятиесе директоры Роза Гатинага, “Яңа гасыр” ТРК” ААҖ генераль директоры Илшат Әминовка, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка, Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонковка, Спас районы башлыгы Камил Нугаевка тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз