news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Татарстан урманчыларына “Нива” автомобильләре ачкычларын тапшырды

ТР урманчылыгы җитәкчеләренә автомобиль ачкычлары, традиция буенча, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан тапшырылды

  (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген, Урман хезмәткәрләре көне алдыннан (21 сентябрьдә билгеләп үтелә), республика урманчылыгы җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

Республика башлыгы, аларны сәламләп, барыннан да элек, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу тармак бик мөһим. Анда эшли торган кешеләр куелган бурычларны башкару өчен техника белән тәэмин ителергә тиеш”, - дип билгеләп үтте Р. Миңнеханов. Ул автомобиль ачкычларының ел саен тапшырылуын искәртте.

Татарстан Президенты, шулай ук 2010 елдан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Наил Мәһдиевкә Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы постында уңышлар теләде. Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Наил Мәһдиевнең муниципалитетта һәм республика структурасында эш тәҗрибәсе зур.

Республика башлыгы, элеккеге ТР Арча муниципаль районы башлыгы, яңа ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировка уңышлар теләде. “Ул үз вакытында урман эшеннән китсә дә, күңеле белән урман белән иде, урман эшен яхшы белә. Алмас Әмин улы Арча муниципаль районы башлыгы буларак яхшы тәҗрибәгә ия”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Түбән Кама урманчылыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗев, Татарстан урманчылары исеменнән, республика башлыгына, ярдәм күрсәтүе өчен, рәхмәт белдерде.

"Татарстан урман хуҗалыгына зур игътибар бирелә, - дип ассызыклады Наил Мәһдиев һәм республика башлыгына шуның өчен рәхмәт белдерде. - Соңгы елларда республика урман хуҗалыгына 200 дән артык автомобиль һәм төрле техника тапшырылды. Ул шулай ук тиздән республикада, Ауропада иң эре агач эшкәртү заводы ачылачагы хакында сөйләде.

Алмас Нәзиров, үз чиратында, урман хуҗалыгы күп мәсьәләләрне хәл итә, дип билгеләп үтте. “Без урманчылар, Татарстан Президентына җылы мөнәсәбәт һәм даими ярдәм, безне кайгыртуы өчен рәхмәтле. Сезнең ышанычны аклау өчен, барысын да эшләячәкбез”, - дип белдерде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының яңа башлыгы.

Аннары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылары җитәкчеләренә 50 “Нива” автомобиленнән ачкычлар тапшырды.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100