Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Татарстан халкын Халыклар бердәмлеге көне белән котлый
Әлеге дата күптәнге вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең асылы бүгенге шартларда да актуаль, диелә Президентның бәйрәм мөрәҗәгатендә
(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген – Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган гаять авыр көрәштә Россия халкы мөһим җиңүгә иреште. Башкаланы интервентлардан азат итү илнең яңарышына этәргеч бирде. Ул күпмилләтле Ватаныбызның киләчәктәге уңышларына, бөеклегенә һәм алгарышына таба тарихи адым булды.
Ил бәйсезлеге өчен көрәш символларының берсенә әверелгән Казан Мәрьям Ана иконасын бөтен Россия күләмендә данлауның быел 400 еллыгы билгеләп үтелә.
Бик күптән булган әлеге вакыйгалар безнең төбәк тарихына турыдан-туры бәйләнгән. Казан каласы халык ополчениеләрен оештыру үзәкләренең берсе була. Мәшһүр икона гаскәри-яугирләргә һәм аларның башлыкларына нәкъ менә безнең шәһәрдән юллана.
Ополчениеләрдә татарлар һәм башкортлар, марилар һәм мордвалар, чуашлар һәм удмурдлар да руслар белән иңгә-иң торып көрәшә. Еллар узган саен, бу бердәмлек ныгый бара.
Әлеге дата күптәнге вакыйгаларга бәйле булса да, бәйрәмнең асылы бүгенге шартларда да актуаль.
Көчле дәүләт, күпмилләтле халыкның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек – Россия Федерациясе һәм илнең динамик үсештәге төбәкләреннән берсе булган республикабыз казанышларының төп нигезләрен әнә шулар тәшкил итә.
Татарстанның социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән киң масштаблы проектларны гамәлгә ашырганда дәүләт хакимияте һәм муниципаль органнар күпчелек халык хуплавын тоя. Хакимият белән җәмгыять, төрле катлау вәкилләре арасындагы диалог җитди ихтыяҗга, барлык идарә структуралары эшчәнлегендә мөһим юнәлешкә әверелде. Кешеләрнең ышанычы – дәүләткә куәт бирә торган чыганак булды һәм булачак.
Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурыч булып тора. Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясе проекты хакында фикерләшү шуны күрсәтә: милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрдә җентекләп уйланылган гамәлләр илдә иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклауның дәлиле. Җәмгыятебездә шул хакта фикер берлеге урнашуы ачык күренә.
Халыклар бердәмлеге көне тирән патриотик мәгънәгә ия. Яшь буында ил тарихына, ата-бабаларыбыз батырлыгына ихтирам тәрбияләү иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итә.
Халыклар бердәмлеге илнең социаль-икътисади үсешенең, аның халкы иминлегенең мөһим шарты булып тора”, -дигән юллар бар ТР Президенты мөрәҗәгатендә.
Республика башлыгы татарстанлыларга сәламәтлек, бәхет һәм игелекле гомер тели.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз