Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты: “Татарстан белән Словения сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре әлегә түбән дәрәҗәдә, әмма мөмкинлекләр бик зур”
Рөстәм Миңнеханов киләсе сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясен Казанда үткәрергә тәкъдим итте
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының икътисадый үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивальшек белән очрашуда киләсе сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясен Казанда үткәрергә тәкъдим итте. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Словения башкаласы Любляна шәһәренә эш визиты кысаларында узды.
Очрашуда шулай ук Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Словениягә килү, аның икътисады һәм үсешенең төп юнәлешләре белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Словениянең Россия төбәге буларак Татарстан белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре әлегә түбән дәрәҗәдә, әмма мөмкинлекләр бик зур. Ул төбәкнең социаль-икътисадый хәле турында кыскача хәбәр итте. Икътисадның әһәмиятле тармаклары арасында ул нефть чыгаруны, нефть химиясен һәм нефть эшкәртүне, машина төзелеше, авиатөзелеш, сәнәгать компрессорларын җитештерүне, радиоэлектроника, суднолар төзү һәм башкаларны атады.
Татарстан Республикасына Словениянең автокомпонетлар җитештерүчеләре үз производстволарын бездә урнаштырулары кызыклы, без сезнең бизнес алып баруыгыз өчен бөтен шартлар белән тәэмин итәргә әзер, диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстанның Словениягә нефть химиясе продукциясен китерү өчен җитди мөмкинлекләре бар, дип хәбәр итте ул.
Үзара файдалы хезмәттәшлеккә уңышлы юнәлешләр арасында ТР Президенты фармацевтика, авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү һәм ИТ өлкәне атады. Без шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер, илегез бик матур, диде Рөстәм Миңнеханов.
Здравко Почивальшек, үз чиратында, Татарстан белән Словения арасында товар әйләнешен арттырырга кирәклеге белән ризалашты. Россия - хезмәттәшлек өчен өстенлекле ил, диде, бүген Словения Россиягә фармацевтика продукциясен, көндәлек җиһазлар, башка продукция китерә. «Ышанам ки, алга таба яхшы нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», - диде ул. Здравко Почивальшек шулай ук Татарстан хезмәттәшләренә Словения икътисадына инвестицияләүне тәкъдим итте. Бүген сатыла торган предприятиеләр бар, һәм бу инвестицияләр өчен уңышлы тәкъдим, диде.
Туризмга килгәндә, бүген Россия Словениягә туристлар агымы күләме буенча бишенче урында тора, дип хәбәр итте Здравко Почивальшек, без Россия һәм аның субъекты буларак Татарстанны туризм өлкәсендә алга этәрергә әзер. Моннан тыш, Здравко Почивальшек Словениянең курорт зоналар үстерү, сәламәтләндерү туризмы өлкәсендәге тәҗрибәсенә игътибар итәргә өндәде, үзләренең тәҗрибә уртаклашырга әзерлекләрен белдерде .
Гомумән, министр сүзләренчә, аның иле Россия-Словения мөнәсәбәтләрен үстерергә омтылачак. Министр шулай ук Казанга һәм Татарстан Республикасына чакыру, төбәк икътисады белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев очрашу барышында билгеләгәнчә, бүген Россия һәм Словения бизнесы арасында үзара кызыксыну арта бара, бигрәк тә кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә.
Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясенең рәистәше Николай Никифоров ассызыклаганча, Россия һәм Словения арасында бизнеста контрактлар саны арту илләрнең икътисадый мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итәчәк. Аның сүзләренчә, Татарстан делегациясенең Словениягә визиты товар әйләнеше үсешенә булыша ала. Бүген безнең мөнәсәбәтләрне үстерүгә ныклы нигез бар, дип тәмамлады очрашуны Здравко Почивальшек.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз