news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты: “Татарстан белән “Лукойл” компаниясе арасында партнерлык тарихи мөнәсәбәтләре урнашты”

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты белән “Лукойл” НК” ААҖ президенты очрашты

  (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Лукойл” НК” ААҖ президенты Вагит Алекперов очрашты.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән “Лукойл” компаниясе арасында нык, ышанычлы һәм партнерлык тарихи мөнәсәбәтләре урнашты дип билгеләп үтте. “Сезнең бүгенге визитыгыз бу мөнәсәбәтләрның ныгуын дәлилли”, - диде ул һәм В.Алекперовка, аның партнерларына республикага, төбәк һәм компания арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.
“Лукойл” – ул нефть табышы өлкәсендәге генә безнең партнер түгел, ә Татарстанда җитештерелә торган сәнәгать продукциясен кулланучы, шулай ук безнең предприятиеләрне чимал белән тәэмин итүче дә”,- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм ТР машина төзелеше предприятиеләре нефть компаниясенә 1,5 млрд сумлык продукция җибәрде дип белдерде. Республика башлыгы компания вәкилләренә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ белән элемтә өчен аерым рәхмәт белдерде.
ТР Президенты фикеренә караганда, “Лукойл”ның КФУ белән хезмәттәшлек итүе дә әһәмияткә ия. Бүген вузның фәнни базасын ныгыту процессы бара, дип искәртте ул, һәм вуз белгечләре нефть чыгару урыннарында кулланылачак технологияләр эшли дип белдерде.
“Сез мәдәният турында да онытмыйсыз һәм тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнәсез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм “Лукойл” Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәрен торгызу өчен күп эш башкара диде. “Болар барысы да компаниянең социль юнәлештә эш алып баруы хакында сөйли”, - дип белдерде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән әңгәмәсендә “Лукойл” компаниясе – ТР ның стратегик партнеры һәм күп кенә позицияләр буенча безнең фикерләр туры килә”, диде.
ТР Президенты нефть компаниясенең актив эш алып баруы, аңа Россиядә нефть сәнәгате лидеры булу мөмкинлеге бирә диде. Шул ук вакытта “Лукойл” күп илләрнең базарында эшли. “Безнең өчен мондый партнер булу мөһим”, - диде чыгышын тәмамлаганда Рөстәм Миңнеханов.
“Безнең өчен Россиянең тарихи нефть үзәгендә - ТР территориясендә актив эшчәнлек алып бару мактаулы”, - диде үз чиратында Вагит Алекперов. Ул Татарстан җитәкчелегенә компания хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәхмәт белдерде.
Якындагы 10 елда компания инвестицияләр һәм производство күләмен арттырырга тели, дип уртаклашты планнары белән В.Алекперов.
Ул журналистларга биргән әңгәмәсендә, 2014 елда “Лукойл” компаниясе Татарстанга 4 млрд сумнан артык инвестиция кертергә планлаштыра дип белдерде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Лукойл” Нефть компаниясе” ААҖ президенты Вагит Алекперов Татарстан Республикасы белән “Лукойл” НК арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә беркетмә имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot