news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты тарифлар мәсьәләсен район, шәһәр советы сессияләренә чыгарырга тәкъдим итте
Район һәм шәһәр советлары утырышларында ТР Дәүләт Советы депутатларына һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләренә катнашырга йөкләмә бирелде
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында КПРФ партиясенең Татарстан парламентындагы фракциясе рәисе Хафиз Миргалимов сессия көн тәртибенә ТРның Тарифлар буенча буенча комитеты башлыгы Марина Фәйрушинаның тарифлар сәясәтенә багышланган мәгълүматын кертүне сорады. Х.Миргалимов сүзләренчә, төрле муниципаль берәмлекләрдә тарифлар берничә төрле. Бу хакта депутатларга җиткерү кирәк, дип саный ул.
Сессия утырышында катнашкан ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу нисбәттән үз фикерен белдерде. М.Шәймиев сүзләренчә, бөтен җирдә дә бердәм тариф булмаячак. Бу коммуналь хезмәтләрне күрсәтү чыганаклары белән бәйле. “Тарифларны артык үсә дип әйтеп булмый”, - диде ул.
ТР Президенты тарифлар мәсьәләсен район һәм шәһәр советлары сессияләренә чыгарырга һәм фикер алышырга тәкъдим итте. Район һәм шәһәр советлары утырышларында ТР Дәүләт Советы депутатларына һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләренә катнашырга йөкләмә бирелде. “Халыкка һәм җирле депутатларга ни өчен һәм күпме түләү турында аңлатырга кирәк”, - дип белдерде М.Шәймиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2