news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Төркиянең YDA Group холдингы белән хезмәттәшлек вариантларын карарга кушты

Холдинг составына AKSA Construction компаниясе керә, ул мәктәпләр, аэропортлар, хастаханәләр һ.б. объектлар төзү белән шөгыльләнә.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең YDA Group холдингы идарә рәисе Хөсәен Арслан белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Холдинг составына берничә компания керә, алар арасында AKSA Construction да бар. Ул аэропортлар, мәктәпләр, хастаханәләр, сәнәгать биналары, күперләр, тимер юл линияләре, торак йортлар һ.б. объектлар төзү белән шөгыльләнә. YDA Group холдингы вәкилләре Рөстәм Миңнехановка компания тарафыннан гамәлгә ашырылган иң зур проектлар хакында сөйләде.

Республика Президенты, ике як өчен дә файдалы вариантлар табу өчен, холдинг белән потенциаль хезмәттәшлек вариантларын карарга йөкләмә бирде.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot