news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Төркиянең "Догуш" холдингы идарә рәисе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Төркия белән динамикалы үсеш кичерүче сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр турында билгеләп үтте

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Догуш" холдингы идарә рәисе Фәрит Шахенк белән очрашты. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчеме Радик Гыйматдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында "Догуш" компаниясе белән хезмәттәшлек үсеше хакында кызыксынуы хакында хәбәр итте һәм Төркия белән динамикалы үсеш кичерүче сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен аерым билгеләп үтте. "Сезнең ил - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, һәм безнең республика территориясендә эшләүче чит ил капиталы уртак предприятиеләр саны буенча беренче урын алып тора", - диде ул. ТР Президенты искәрткәнчә, Татарстанга чит ил инвестицияләренең чиреге нәкъ менә Төркиядән килә.

Фәрит Шахенк, үз чиратында, Татарстан вәкилләренә җылы каршы алган өчен рәхмәт белдерде.  "Казанга безнең беренче килүебез һәм без әлеге гаҗәеп шәһәргә таң калдык", -  диде ул. Аның сүзләренчә, Төркия делегациясенең составы "Догуш"ның республика белән уртак проектлар булдырырга теләве турында сөйли.

"Догуш групп"ка 180 гә якын компания керә. Холдинг финанс секторында ныклы урын били һәм Төркиядә үз банклары бар, үз медиаресурсларына ия һәм бизнесның туристик юнәлешен дә үстерә.

Шахенк әфәнде уртак бизнес-проектларны тормышка ашыруда яхшы мөмкинлекләр күрүен билгеләп үтте, бигрәк тә төзелеш һәм туризм өлкәсендә.

Очрашу ахырында ике як та файдалы хезмәттәшлеккә өмет белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100