Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Төркиянең Бөек милли җыены депутаты Исмаил Сафи белән очрашты
Алар Татарстан белән Төркия Республикасы хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикерләште
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек милли җыены депутаты Исмаил Сафи җитәкчелегендәге делегация белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Исмаил Сафи Татарстан белән Төркия Республикасының нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикерләште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз