Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Төркия парламентының тышкы эшләр комиссиясе рәисе белән очрашты
Яклар Төркия белән Татарстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Бөек Милләт җыенының тышкы эшләр комиссиясе рәисе Волкан Базкыр белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләде һәм бүген Төркия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында икътисадның төрле тармаклары буенча ныклы элемтәләр җайга салынган, дип билгеләп үтте. Аннары яклар Төркия белән Татарстан хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Искәртеп узабыз Волкан Бозкыр Төркия делегациясе составында Россия-Төркия иҗтимагый форумында катнашу өчен Казанга килде. Форум, иртәгә, 20 ноябрьдә, “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә уза. Бу чараны Россия хезмәттәшлеге оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз