news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты: "Төп бурыч – урланган мөлкәтне муниципалитет яки республика милкенә кайтару"

Соңгы дүрт елда җир участоклары нисбәтендә килешүләр төзү белән бәйле икътисади һәм коррупция юнәлешендәге 757 җинаять ачыкланган

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Прокуратура органнары белән хезмәттәшлектә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2011 нче елдан алып 2014 нче елның 9 ае дәвамында муниципаль милектә булган җир участоклары нисбәтендә килешүләр төзү белән бәйле икътисади һәм коррупция юнәлешендәге 757 җинаять теркәлгән. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында билгеләп үтелде. Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, видеоконференция режимында барган чарада муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

Утырышта дәүләт милке һәм бюджет акчаларын файдалануда коррупция рискын киметү мәсьәләсе күтәрелде. Татарстан Президентының бер көнлек фирмалар һәм салым түләүдән качу максаты белән юридик адресын үзгәртүче фирмаларны фаш итү буенча чаралар уздыруга кагылышлы йөкләмәләрен үтәү, республикада дәүләти һәм муниципаль милек белән идарә итүдә һәм бюджет чараларын кулланганда закон бозуларга чик кую максаты белән профилактика чараларының нәтиҗәлелеге, ТР дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарда коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге кебек мәсьәләләр каралды.

Рөстәм Миңнеханов утырышта бүгенге көндә республиканың икътисади үсеше темплары акрын булуын искәртте. “Республика бюджеты дефициты, салымнар буенча зур бурычлар булган шартларда икътисад үсеше резервларын югалтуга юл куярга ярамый. Бу, беренче чиратта, мөлкәттән нәтиҗәсез файдалануга кагыла”, - дип ассызыклады Президент.

Муниципаль берәмлекләрдә 2013 нче елда башланып, 2014 нче елда милек һәм җир биләмәләреннән салым керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздыру дәвам иттерелгән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, үткәрелгән эш нәтиҗәсендә, хәзерге вакытка теркәү хокуклары булмаган 31 меңнән артык җир участогы ачыкланган, аларның 12,7 меңенә генә милек хокуклары теркәлгән. Җир биләмәләренең 60 процент өлеше – хокуксыз. Мондый җир участоклары Кама Тамагы, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау муниципаль районнарында аеруча күп ачыкланган.

22 меңгә якын күчемсез милек объекты ачыкланган, аларның нибары чирек өлешенә генә милек хокукы теркәлгән. “Бюджетны тулыландыру өчен җитәрлек резервлар бар. Ел азагына кадәр теркәүне төгәлләргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Президент.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аеруча Югары Ослан, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Буа, Тукай, Балык Бистәсе, Тәтеш муниципаль районнарында җир биләмәләрен тартып алуда авыл җирлекләре башлыкларының кулы еш уйнаган. Республика җитәкчесе соңгы дүрт елда җир буенча килешүләр өлкәсендә 757 җинаять теркәлгәнен искәртеп узып: “Эчке эшләр органнарына, прокуратурага, Тикшерү комитетына бу җинаятьләрнең барлык нечкәлекләренең эзенә төшәргә кирәк, мондый эш башкарылганын беләбез. Төп бурыч – урланган мөлкәтне муниципалитет яки республика милкенә кайтару”, - дип ассызыклады Президент. Аның әйтүенчә, милекне законсыз төстә үзләштерү нәтиҗәсендә, дәүләткә һәм муниципаль берәмлекләргә ачыкланган җинаятьләр буенча 300 млн сумга якын зыян салынган.

Бүгенге көндә, инвентаризация нәтиҗәсендә,  кулланылмый торган 1313 җир биләмәсе, биналар ачыкланган. Физик затлар мөлкәте буларак рәсмиләштерелгән 372 җир участогын муниципаль милеккә кайтару буенча актив эш башкарылган. 19 районда кузгатылган җинаять эшләре кысаларында 290 дәгъва гаризасы тапшырылган. Тикшерү чаралары аеруча Казанда, Биектау, Питрәч районнарында җанлы төстә оештырыла.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап үткәнчә, эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда, социаль тармак үсеше өчен бюджет чараларының сарыф ителеше тагы да катгый контрольдә тотылырга тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан соңгы дүрт елда бу өлкәдә 200 млн сум күләмендә бәяләнгән закон бозулар ачыкланган.

Президент салымнар җыю буенча эшчәнлекне көчәйтергә өндәде. Бүгенге көндә республика казнасына салымнар буенча бурычлар 5 млрд сумнан артып киткән. Р. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, салым җыюга намуссыз “бер көнлек” фирмалар да җитди йонынты ясый. Соңгы дүрт елда мондый 1300 ләп фирма ачыкланган, 5 млрд сум салым өстәп исәпләнгән.

2011 нче елдан бирле гомуми суммасы 25 млрд сум булган 140 мең башкарма производство түлләтерелмәгән. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларның 19 млрд сум акчасы чыкмаган. “Бу бик зур суммалар. Мондый һәр факт артында түләнмәгән хезмәт хакы, түләнмәгән салымнар тора. Вәзгыятьнең сәбәпләрен, гаепле вазифаи затларны ачыкларга, проблеманы хәл итү юлларын табарга кирәк. Бүгенге карарлар бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә, проблемалы оешмаларның республика икътисадына тискәре йогынтысын киметүгә этәргеч бирергә тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Муниципаль берәмлекләрдә коррупция җинаятьләре турындагы доклад белән ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов чыгыш ясады. Ул коррупция билгеләре чагылыш тапкан җинаятьләргә мисаллар китерде. Рөстәм Миңнеханов аның докладыннан соң, муниципаль берәмлек башлыкларын җир биләмәләре һәм мөлкәтнең кулланылуын контрольдә тотуга җаваплы карарга өндәде. “Муниципалитетларның артык акчасы юк, шуңа күрә һәр җир кисәге табыш китерергә тиеш”, - дип ассызыклады.

Утырышта шулай ук Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, ТР Арбитраж суды рәисе җитәкчесе Любовь Кочемасова, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов, Финанс мониторингы буенча федераль хезмәтнең Төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Виктор Цыганов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

2013-2014 елларда ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коммерция күзлегеннән кызыктырырлык һәм рөхсәтсез басып алу куркынычына дучар булган буш җирләрне ачыклап, аларны ведомство карамагындагы учреждениеләргә беркетү буенча эшләрнең координаторы булган. Әлеге эш Казанда һәм алты шәһәр яны районында уздырылган. 1 нче октябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы гомуми мәйданы 2 мең гектар дан артык булган 116 җир биләмәсе ачыкланган. 108 җир участогы кадастр учетына куелган.

Республика прокуратурасы тарафыннан соңгы дүрт елда дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә өлкәсендә  закон бозуның 1 меңнән артык очрагы теркәлгән, 130 кеше дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган.

Рөстәм Миңнеханов утырышны тәмамлап, Татарстанда коррупциягә каршы күләмле эш башкарылуын, әмма төрле өлкәләрдә булган проблемаларны юкка чыгару өчен әле тагын да тырышасы булуын билгеләп узды. “Бүген әйтелгәннәр – җитди әйберләр. Республика, муниципаль дәрәҗәдәге вазифаи затлар үрнәк күрсәтергә тиеш, алар даирәсендә коррупциягә юл куелырга тиеш түгел. Соңгы елларда бик күп эшлибез, әмма эшчәнлек стилен үзгәртергә кирәк. Бу җир мөнәсәбәтләре, “бер көнлек” фирмалар белән хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләргә кагыла. Корупциягә каршы эш дәвам иттереләчәк”, - дип, ул хокук саклау органнарына коррупция күренешләренә каршы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәтен ирештерде.

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100