Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры белән очрашты
Аерым алганда, очрашуда ТР белән Стратегик инициативалар агентлыгының уртак проектларын гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алыштылар
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин белән очрашты.
Андрей Никитин бүген Казанда ачылган Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы буенча белем бирү семинарында катнаша.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Андрей Никитинга белем бирү семинарының нәкъ менә Казанда уздырылуы өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты РФ төбәкләренең инвестицион потенциалын бәяләүдә Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан кертелә торган заманча методиканы югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика үзенең инвестицион кызыклылыгын күтәрү, инновацион икътисад булдыруны һәм шуның нәтиҗәсе буларак илкүләм рейтингта югарырак урынга күчүне кайгырта.
Татарстан Республикасы Президенты Андрей Никитинны ышандырганча, Татарстан җитәкчелеге семинар барышында яңгыраган бөтен тәкъдим һәм теләкләрне игътибар белән карап чыгачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Никитин шулай ук Татарстан Республикасының Стратегик инициативалар агентлыгы белән уртак проектларны тормышка ашыру перспективалары турында фикерләштеләр, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз