news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты: “Смарт Сити Казань” безнең икътисад өчен перспективалы”

Бүген “Смарт Сити Казань” проекты старт алды

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Дубайда Annual Investment Meeting III инвестицион форумы кысаларында “Смарт Сити Казань” проекты старт алды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-президент, БГӘ Премьер-министры, Дубай эмираты идарәчесе Шейх Мохаммед Бин Рашид Аль Мактум катнашкан.
Искәртеп узабыз, Смарт Сити Казан” проекты “акыллы шәһәр” принцибы буенча оештырылган. Проект эшлекле, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү активлыгын үстерү өчен гамәлгә куела.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөһим вакыйга булуын ассызыклады. “Смарт Сити Казан” безнең икътисад өчен перспективалы дип саныйбыз, аңа зур өметләр багълыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot