news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты: “Сайлауларның оештырылган төстә узачагына ышанам”

Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан Казан илкүләм тикшеренү-техник университеты (КНИТУ-КАИ) бинасында 42 нче сайлау участогында V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде.  Бу участокта барлыгы тавыш бирергә хокуклы 1368 граждан теркәлгән.

Рөстәм әфәнде Миңнеханов белән аның хәләл җефете Гөлсинә ханым сайлау участогына 10.30 сәгать тирәсендә килделәр. Татарстан Президенты сайлау бюллетенен үтә күренмәле урнага салгач, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Ул республикада сайлауларның оештырылган төстә узачагына ышаныч белдерде. “Халык сайлауга килә, алар өчен ярминкәләр оештырылган. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, теге яки бу кандидатның һәм сәяси партияләрнең эшен халык ничек бәяли инде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты сәяси вәзгыятьне шәрехләп: “Бүген ил бик мобильләшкән. Россия көчле, Россия егәрлекле, Россиянең үз мәнфәгатьләре бар. Халык илебез җитәкчелеге һәм Президенты позициясен хуплый. Бүгенге вәзгыять берләштерә дип саныйм”, - дип билгеләп үтте ул.

ТР Президенты белән аныдң җәмәгатенә “Мин тавыш бирдем” беләзеген тапшырдылар, бүген Казанда ул тавыш биргән һәркемгә бирелә. Искәртеп узабыз:  беләзек тавыш бирүчеләргә транспортта бушлай йөрү һәм "Kazan-Arena" стадионында Валерий Меладзе, Салават һәм "Самоцветы" ВИА катнашындагы бәйрәм чарасына бушлай кереп карау мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100