news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты: “Сайлаулар уңышлы узды, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде”

ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауның якынча мәгълүматлары буенча, “Бердәм Россия” партиясе 84,3 процент тавыш җыя

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ” Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләрен шәрехләп үтте.

“Сайлау уңышлы үтте, сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирде. Якынча нәтиҗәләр буенча, “Бердәм Россия” партиясе 84,3 процент, КПРФ 5,5 процент, калган партияләре аз-азлап тавыш җыя. Бер мандатлыларны алсак, парламентка “Бердәм Россия”нең 36 вәкиле, үз-үзен тәкъдим итүче (самовыдвиженец) 13 зат һәм 1 ЛДПР вәкиле узды”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм татарстанлыларга сайлауларда күрсәткән активлыгы өчен рәхмәтен белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100