news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Президенты салымнар турындагы өч законга кул куйды
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак
Скопировать ссылку
(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Оешмаларның милкенә салымнар турында”гы Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертү хакында”, “Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында”гы Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү хакында”гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
Беренче закон Татарстан Республикасы һәм (яки) җирле бюджетлардан финансланучы бюджет һәм автоном учреждениеләрнең милкен салым салулардан азат итү рәвешендә оешмалар милкенә салымнар буенча ташламалар билгели.
Дәүләт оборона заказын үтәүче сәнәгать, фәнни–тикшеренү һәм тәҗрибә–конструкторлык оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан, икенче закон тарафыннан алар өчен оешмаларның табышына салым буенча ташламалы салым ставкасы билгеләнә.
Өченче закон белән салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләрнең категорияләренә бәйле рәвештә 5–15 процент чикләрендә дифференциацияләнгән салым ставкалары билгеләнә.
Закон текстлары рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot