Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты “Сәламәтлек" комбинаты урынында күп функцияле комплекс проектын хуплады
Сигез катлы яңа бинаның җир асты киңлегендә 370 парковка урыны каралган.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы ведомствоара комиссия утырышында бүген Уңъяк-Болак, 51 адресында күп функцияле комплекс проекты хупланды. Очрашу нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталы бастырып чыгарды.
46 мең квадрат метр мәйданлы бина Уңъяк-Болак һәм Университет урамнары киселешендә, сүтелгән “Сәламәтлек" комбинаты урынында булачак. Проектлаучылар җир өстендә 5-6 кат һәм тагын 370 автомобиль урнаша алачак ике кат җир асты парковкасы булачагын күзаллый.
Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә, комиссия тарафыннан тикшерелә торган объектлар, күп функцияле комплекс проекты Татарстан башкаласы Башкарма комитетында коллегиаль карау үткән һәм шәһәр төзелеше нормативларына һәм мәдәни мирас объектларын саклау документларына, шул исәптән Казан һәм Кремльне саклау зоналары проектына туры килә.

Татарстан Президенты карамагындагы Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия барлыгы 8 объект карады. Шул исәптән элеккеге Шамов хастаханәсе бинасына тарихи прототибы буенча агач йорт һәм янкорма каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз