Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Киселев мәгълүмат кырында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире урынбасары Дмитрий Груздев, “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры киңәшчесе Екатерина Красулина, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Киселев киләчәктә дә мәгълүмат кырында хезмәттәшлек итү, Татарстанны федераль һәм халыкара дәрәҗәдә этәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз