Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе белән очрашты
Яклар ТР һәм Россия саклык банкы арасында алдагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе Сергей Мальцев белән очрашты.
Идел-Нократ банкы хезмәт күрсәтә торган территория 7 РФ субъектын үз эченә ала. Алар арасында Татарстан Республикасы да бар.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Анда республика ягыннан ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Яклар ТР һәм Россия саклык банкы арасында алдагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Шулай ук очрашуда 2013 нче елда Казанда булачак җәйге Универсиада һәм 2014 нче елда Сочида булачак Олимпия уеннары вакытына автобуслар сатып алу буенча лизинг килешүен финанслау проекты турында сөйләшенде. Барлыгы 344 автобус сатып алу планлаштырыла.
Соңрак Сергей Мальцев Саклык банкының өстәмә офисы ачылышында катнашты.
2011 нче елдан ТРда “Һәркем ала алырлык тирәлек” программасы тормышка ашырыла.
Үз акчалары хисабына Саклык банкы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү уңайлыгын арттырта торган проектны тормышка ашыра.
Ел ахырына кадәр Саклык банкы ТРда тагын 40 офис ачарга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз