Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе белән БДИ-2015тәге үзгәрешләр хакында фикерләште
Рөстәм Миңнеханов Казан белән Алабугада ике халыкара гомумбелем бирү мәктәбе ачылу хакында да сөйләде
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов белән очрашты.
ТР Дәүләт Советы бинасында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Кравцов мәгариф өлкәсен үстерү мәсьәләләре хакында фикерләштеләр, шулай ук БДИ-2015тә булачак үзгәрешләргә дә кагылдылар. Аерым алганда, ТР Президенты Казан белән Алабугада ике халыкара гомумбелем бирү мәктәбе ачылу хакында сөйләде. Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз