news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты Россия Кубогында җиңү уңаеннан “Динамо-Казан” клубы әгъзаларын бүләкләде

Республика җитәкчесе аларга спорт кирәк-яраклары һәм җиһазлар алу өчен 3 млн сумлык сертификат тапшырды

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кубогы-2013 тә җиңү уңаеннан “Динамо-Казан” туплы хоккей клубы әгъзалары белән очрашты.
Республика башлыгы җиңүчеләрне сәламләде һәм Казанның туплы хоккей командасы җиңүенә чын күңелдән шат булуын белдерде. “Күңелле вакыйга. Барлык командаларга да мондый уңышлар тәтеми. Бу спортчыларның, тренерларның, клуб президентының һәм иганәчеләрнең зур хезмәте. Без мондый спорт төре булуы белән горурланабыз. Яңа җитәкчеләр килү белән яхшы нәтиҗәләргә ирешә башладык”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты команданың һәрбер әгъзасына, тренерлар составына, команда иганәчеләренә җиңү өчен рәхмәт белдерде. “Бу башкала өчен зур җиңү. Сез безнең клубның Россиядә иң яхшыларның берсе булуын исбатладыгыз”, - диде ул.
“Динамо-Казань” командасы баш тренеры Владимир Янко үз чиратында республика һәм Казан шәһәре җитәкчелегенә командага күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук команда спортчыларына, “Динамо-Казан” клубы җитәкчеләренә һ.б. рәхмәт белдерде.
Тантаналы чарадан соң ТР дәүләт бүләкләре һәм ТР Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов команда директоры Валерий Носовка “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.
Россия туплы хоккей федерациясе вице-президенты Ирек Богуславскийга, команданың ярымсакчысы Алексей Бушуевка, команда һөҗүмчесе Сами Антти Юхани Лаакконенга, команда капитаны Сергей Шабуровка, команданың баш тренеры Владимир Янкога “ТР Атказанган физик культура хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
“Динамо-Казан” попечительлек советы әгъзасы, “Мелита” ААҖ генераль директоры Рәис Гомәровка, “Динамо-Казан” клубы президенты Дмитрий Самаренкинга, команда капкачысы Свенссон Андерс Пер Александерга, туплы хоккей клубы президенты Михаил Сыровацкийга, “Динамо-Казан” клубы вице-президенты Искәндәр Шайховка һәм команда сакчысы Алексей Щегловка ТР Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Моннан тыш, командага ТР Президенты Рәхмәт хаты һәм спорт кирәк-яраклары һәм җиһазлар алу өчен 3 млн сумлык сертификат тапшырылды.
Россия туплы хоккей федерациясе вице-президенты Ирек Богуславский ТР Президентына Россия Кубогы -2013 алтын медален тапшырды.
Рөстәм Миңнехановка команда яулаган кубокны тәкъдим иттеләр. Ирек Богуславский билгеләп үткәнчә, безнең илдә бу иң борынгы кубок.

news_right_1
news_right_2
news_bot