Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Россия белән Казакъстан Х төбәкара хезмәттәшлек форумы эшендә катнаша
Форумда Россия Президенты да катнаша
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә, анда ул Россия белән Казакъстан Х төбәкара хезмәттәшлек форумы эшендә катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
9-11 ноябрьдә уза торган форумның киңкүләмле чараларына 3 мең чамасы кеше җыелган, шул исәптә Россиянең 20 төбәгеннән килүчеләр, Казакъстан акиматы һәм предприятиеләре вәкилләре дә бар.
Президент Владимир Путин да Россия белән Казакъстан Х төбәкара хезмәттәшлек форумы эшендә катнашу өчен Екатеринбургка килде. Форум кысаларында Россия һәм Казакъстан лидерлары Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев берничә уртак документны имзалар дип көтелә.
Форумның иң мөһим чараларының берсе - “Россия белән Казакъстан төбәкләренең сәнәгать кооперациясе” темасына багышланган күргәзмәсе. Моннан тыш, 10 ноябрьдә Россия-Казакъстан эшлекле советы утырышы узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз