news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты РФ Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү советы президиумы эшендә катнашты

Утырышны Россия Премьер-министры үткәрде

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисадны модернизацияләү һәм инвестицион үсеш советы президиумы эшендә катнашты. Чара Краснодар краеның Усть-Лабинск районындагы Железный хуторында узды. Утырышның төп темасы илнең агросәнәгать комплексы турында фикер алышу булды. Утырышны исә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медвелев үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чара башланыр алдыннан, анда катнашучылар Краснодар крае һәм Көньяк федераль округында иң зурлардан саналган Усть-Лабинск шәһәре читендә урнашкан "Кубань" агрохолдингы сөт мегафермасы эшчәнлеге белән таныштылар. 

Утырышны ачып, Дмитрий Медведев соңгы вакытта авыл хуҗалыгын үстерүгә багышланган очрашулар күп узды, әмма Икътисадны модернизацияләү советының бүгенге утырыш нәкъ менә инновацияле үсешкә багышланган, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә илдә тармакны инновацион үстерүнең уңышлы мисаллары шактый. "Асылда, иң консерватив тармакларның берсен модернизацияләү бара һәм бу авыл хуҗалыгының яхшы тизлек белән үсеш кичергәнен күрсәтә һәм без бу эшнең нәтиҗәләрен дә күрәбез", - диде ул.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100