Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты РФ Мөфтиләр шурасын һәм республика Диния нәзарәтен Корбан бәйрәме белән котлады
“Россия мөселман өммәте киләчәктә дә мәгърифәтлелек, югары әхлаклылык һәм граждан активлыгы үрнәге булып калыр", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне; Баш мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне; Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковны Корбан бәйрәме белән котлады.
"Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәме барлык мөселманнар өчен ислам диненең гуманлы, тынычлык сөюче асылын күрсәтү, җәмгыятьтә толерантлыкны, милләтара дуслык һәм татулыкны үстерүгә үз өлешеңне кертү өчен тагын бер күркәм сәбәп булып тора. Башка конфессия вәкилләре белән гармонияле яшәү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең бәяләп бетергесез кыйммәтле тәҗрибәсенә ия Россия мөселман өммәте киләчәктә дә мәгърифәтлелек, югары әхлаклылык һәм граждан активлыгы үрнәге булып калыр", - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов мөфти шәех Равил Гайнетдингә җибәргән котлавында.
Мөселманнарның әлеге иң олы бәйрәме белән Тәлгать хәзрәт Таҗетдинне котлап, республика башлыгы:"Иманны ныгытуда иң тантаналы, иң бәхетле бу чорда юмартлык һәм шәфкатьлелек, якыннарыбызга һәм мохтаҗларга эчкерсез ярдәм хак диндәге һәр мөселман тормышында тайпылышсыз канунга әверелә", - дип ассызыклый.
"Бәйрәм көннәрендә юмартлык һәм шәфкать күрсәтүче, авыру-сырхауларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүче, әйләнә-тирәдәгеләргә якты бәйрәм рухы өләшүче мөселманнар күпмилләтле Татарстаныбызның төрле халыклары арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш кертәләр, олы җанлылык һәм кешелеклелек үрнәге күрсәтәләр", - диелә Рөстәм Миңнехановның Госман хәзрәт Исхакыйга җибәргән телеграммасында. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз