news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президенты РФ Куркынычсызлык советы секретаре һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

Әңгәмә вакытында яклар Казанның җәйге Универсиаданы уздыруга әзерлек барышы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте.

Исегезгә төшерик, Николай Патрушев һәм Михаил Бабич Казанга бүген иртән килделәр. Эшлекле сәфәрнең төп максаты – куркынычсызлык мәсьәләләре буенча уртак күчмә утырышта катнашу.

Әңгәмә вакытында яклар Казанның җәйге Универсиаданы уздыруга әзерлек барышы, спорт объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, хокук саклау структуралары, гражданнар министрлыклары һәм ведомстволарының ведомтсвоара багланышлары мәсьәләләре, тренировкалар һәм укулар уздыру турында сөйләштеләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot