Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты РФ Дәүләт Советы утырышында Татарстанның эре инвестицион проектлары турында сөйләде
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга импортны алмаштыру һәм саклау чараларын эшләү буенча тәкъдимнәр тапшырды
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының Россия бизнесын үстерүгә һәм көндәшлеккә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган утырышта катнашты.
Утырышны Россия Президенты Владимир Путин үткәрде. Ул, аерым алганда, якындагы 1,5-2 елда икътисадның реаль секторы көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү ихтыяҗы турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу бурычны хәл итү РФ Хөкүмәтеннән генә түгел, ә федерация субъектларыннан да тора.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, аерым алганда, Татарстанның бизнесны үстерү, республикада “Алабуга” МИЗ, “Иннополис” МИЗ һ.б. кебек эре инвестицион проектларны гамәлгә кую турында сөйләде. ТР Президенты билгеләп узганча, инвестицион проектларның күп өлеше Кама инновацион территориаль җитештерү кластеры территориясендә гамәлгә куела. Якындагы 10 елга ул ТР икътисады үсешенең төп ноктасы буларак билгеләнгән. Республика Президенты сүзләренә караганда, бу проектларны гамәлгә ашыру, 2020 елда кластерда сәнәгать җитештерү күләмен өчләтә арттыру һәм 2 трлн сумга җиткерү мөмкинлеге бирә.
“Бу максатка ирешү өчен дәүләт ярдәме кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук, республика җитәкчелеге ТРның әйдәп баручы предприятиеләре белән бергә чит илдән кертелгән товарларны үзебездә җитештерү һәм саклау чараларын эшләвен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз