Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты РФ Дәүләт Советы Президиумының автомобиль юлларын камилләштерү буенча эшче төркем утырышын үткәрде
Утырышта катнашучылар илнең юл тармагын үстерү перспективалары буенча фикерләште
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы Президиумының автомобиль юллары челтәрен камилләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов бу эшче төркемнең рәисе булып тора. Утырышта катнашучылар илнең юл тармагын үстерү перспективалары, авыл торак пунктларын каты өслекле юллар белән тәэмин итү, яңа юллар төзү һ.б. буенча фикерләште.
Утырышта, бүген торак пунктларын каты өслекле юллар белән тәэмин итү вәзгыяте четерекле булуын билгеләп үттеләр. Республика Президенты бу мәсьәләнең Татарстанда ничек хәл ителүе турында сөйләде. Аерым алганда, ул 748 торак пунктта каты өслекле юллар юк, дип белдерде һәм юл тармагында шәхси-дәүләти партнерлыкны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
РФ Дәүләт Советы Президиумының эшче төркемендә катнашучылар фикеренә караганда, закон базасын үзгәртмичә, илдә төзелгән автомобиль юлларын саклау һәм яңа юллар төзелеше күләмен арттыру мөмкин түгел. Бу өлкәдә комплекслы чаралар күрү зарур.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз