news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Республика Чыршы бәйрәме кунакларын тәбрикләде

Рөстәм Миңнеханов “Кайнар йөрәк” проекты вәкилләрен дә бүләкләде

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан мәктәпләренең 7-11 нче сыйныфларында белем алучы 7 меңнән артык укучы Республика Чыршы бәйрәмендә кунакта булды.

“Татнефть-Арена” боз сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бәйрәмдә мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 2 меңләп укучы, катнашты.

Бәйрәм программасы “Татарстан мирасы” бренды видеоролигы белән ачылды. Сценарий үзе “Нәрсә соң ул Яңа ел, яки бер кар бөртеге” темасына багышланган иде. Әкиятне сәхнәләштерүдә бөтен республикадан 800 гә якын яшь артист катнашты. Шоуны “Шарм” шоу-театры, “Мгновение”, “Дорога из города” бию театрлары, “Пестрая компания” вокал-хореографик үзәге, Яр Чаллының “Татарстан”, Алабуганың “Камские зори” бию ансамбльләре, Менделеевскиның “Кристалл” эстрада биюе ансамбле, Актанышның “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, фигурист, акробат, футбол фристайлерлары һәм башкалар чыгышы бизәде.

Сценарийга килгәндә, төп герой – 12 яшьлек Данил. Әти-әнисе эшләренең гаять мөһим булуын аңлатып, улларын Яңа елны каршы алырга берүзен калдырып, корпоративка китә. Ата-анасына тәртибе яхшы булачагына ышандырса да, малай, моңсуланып, урамга чыгып китә. Ул олыларның бәйрәм ыгы-зыгысына бирелүе, ялгызы ямансу булуы турында җыр башкара.

Бер Кар бөртеге малайны күзәтеп тора һәм аның белән танышырга уйлый. Төп герой Кар бөртегенә горурлык белән ватаны Татарстан турында сөйли. Кинәт мультфильм персонажлары – Фиксиклар пәйда була. Папа, Симка һәм Нолик малайның могҗизаларга бөтенләй ышанмавы һәм Яңа елны күңелсез бәйрәм итеп кабул итүе турында ишетә. Алар Кар бөртеге малайның хыялын чынга ашырып, эрергә тиеш, дип әйтә. Әмма Данил яңа дустының юкка чыгуын бер дә теләми. Ул, Кар бөртеге беркайчан да эремәсен, дип тели. Әмма Кар бөртеге бу теләкне тормышка ашыру өчен үзе эрергә тиеш, югыйсә. Фиксиклар ярдәмгә Кыш Бабай һәм Кар Кызын чакыра. Алар Данилның Кар бөртеге белән дуслашуын һәм аның иң зур хыялы бәйрәмне дуслары һәм якыннары белән каршы алудан гыйбарәт булуын белеп ала. Кыш Бабай Данилны ата-анасына кайтара, ә Кар Кызы бүгенге бәйрәмгә килгән һәркемнең аның дусты була алуы белән юата. Сәхнәгә ялгышын аңлаган ата-ана менеп, бүтән беркайчан да газиз балаларын эш мәшәкатьләренә алмаштырмаячакларына сүз бирә. Шул рәвешле, әкият бик уңышлы төгәлләнә.

Әкият тәмамлангач, балаларны котларга дип, сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. “Бүген Республика чыршысына бөтен Татарстаннан киләчәгебез, өметебез, иң яхшылар, иң сәләтлеләр, спортка гашыйк балалар җыелган”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов искиткеч күркәм бәйрәм шаһитләренә. Президент Татарстанның киләчәктә дә чәчәк атачагында һәм лидер булачагында шушы сәләтле балаларның өлеше зур булачагына өмет белдерде. “Безнең бурыч – балаларның таланты ачылуга мөмкинлек бирү, сезнең заманча дөньяда көндәшлеккә сәләтле булуыгызга, дөньяви җәмәгатьчелек таләпләренә җавап бирә алуыгызга ирешү”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Аның әйтүенчә, Татарстанда бу юнәлештә саллы эш башкарыла. Президент яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче орган булдырылуга 20 ел тулуын искәртеп узды. Шушы вакыт эчендә республикада махсус программалар, 400 дән артык профильле учреждение кабул ителде, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов талантлар белән стратегик идарә буенча яңа программа кабул ителүе турында да әйтеп китте. “Татарстан көндәшлеккә сәләтле, ә сезнең актив булуыгыз өчен кирәк булганның һәммәсен дә эшләячәкбез – моңа вәгъдә бирәм. Гаиләдә дә, спортта да, укуда да сезгә уңышлар телим, барысы да сез теләгәнчә барсын. Әлбәттә, бу зур тырышлык сорый, күктән бер әйбер дә төшми. Тырышып укырга, көч куярга кирәк”, - дип Президент укучыларны якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрикләде.

Рөстәм Миңнеханов, котлау чыгышыннан соң, “Кайнар йөрәк” проекты вәкилләрен бүләкләде. Нурлат шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек Рамил Гатин 2012 нче елда, җәйге каникуллар вакытында, елгада батып баручы кечкенә баланы коткара. Рамил, ике уйлап тормыйча, киемен дә салмый суга сикерә, баланы ярга алып чыгып, аңа беренче ярдәм күрсәтә. Аның яшьтәше - Лениногорскида яшәүче Владислав Серов 2012 нче елда дулкын ярдан шактый еракка алып кереп киткән яшь парны алып чыга. 2013 нче елда Владислав Яңа Афон шәһәрендә шторм вакытында диңгездә су астына китеп баручы балаларны коткара. Аксубайда яшәүче 15 яшьлек  Ринат Сөләйманов, дусты Олег белән Сөлчә елгасында су коенган вакытта, батып баручы малайны күреп алалар. Егетләр куркып калмый һәм малайның гомерен коткара. Рөстәм Миңнеханов батыр һәм мәрхәмәтле йөрәкле егетләргә Кырымда ял итү өчен сертификат тапшырды.

Бәйрәмнең төп сюрпризы буларак укучылар өчен IOWA төркеме чыгышы әзерләнгән иде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100