Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Рафаил Гыйльмановны Татарстан Куркынычсызлык советы сәркатибе итеп билгеләде
Республика Куркынычсызлык советының элеккеге җитәкчесе Айрат Шәфигуллин хәзер Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсен җитәкли.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Куркынычсызлык советының яңа җитәкчесен билгеләү турындагы указга кул куйды. Әлеге вазифаны ТР буенча эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафаил Гыйльманов башкарачак.
«Гыйльманов Рафаил Вәли улын Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы сәркатибе итеп билгеләргә», - диелә документ текстында.
ТР Куркынычсызлык советы башлыгы вазифасы 2018 елның ноябреннән - Айрат Шәфигуллин Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгәннән бирле буш тора иде.
- Рафаил Гыйльманов эчке эшләр органнарында 1981 елдан бирле эшли. Оператив хезмәткәрдән башлап Татарстан эчке эшләр министры урынбасарына кадәр мактаулы юл үтә. «РФ Эчке эшләр органнары атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия. II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, III дәрәҗә «Идарә эшчәнлегендәге хезмәтләре өчен» медале һ.б. дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз