news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Алабуга» махсус икътисади зонасында агач эшкәртү буенча эре завод ачылды

Биредә сүз "Кастамону Энтегре" төрек компаниясе объекты турында сүз бара

 (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Кастамону Энтегре» компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерү буенча “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә яңа эре заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Версель Эроглу, «Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнашты.

«Кастамону Энтегре» төрек компаниясе “Хәят” холдингына керә. МДФ-панельләр һәм агач идән япмалары җитештерү проектының хәзерге вакытка гамәлгә ашырылган беренче этабы 300 млн долларга төште һәм аның буенча ел саен 475 мең кубометр МДФ һәм 20 млн квадрат метр идән япмалары җитештерү каралган. Мондый күрсәткечләр белән «Кастамону Энтегре» Европада иң эреләрдән була. 2016 елга, икенче этапта, елына 725 мең кубометр куәтле ДСП производствосы ачу планлаштырыла, ә 2017-2018 елларда – елына 500 мең кубометрлык ОСП (Ориентированно-стружечная плита) производствосы. Проектның гомуми бәясе 600 млн доллар тәшкил итәчәк.

Производствода чималга күбесенчә Татарстанның түбән сыйфатлы агачы кулланылачак. Продукциянең 80 проценты Россиядә сатылыр дип көтелә, 20 проценты Азия һәм Көнчыгыш Европа илләренә экспортка җибәрелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов завод ачылуын бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга дип атады. «Бүген без заманча агач эшкәртү предприятиесен ачабыз, ул эчке һәм тышкы базарда кирәкле продукция җитештерәчәк, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - «Кастамону Энтегре» предприятиесе эш урыннары булдыра, өстәмә бәя, иң мөһиме ул – Татарстан урман хуҗалыгы продукциясен кулланучы».

Ул искәрткәнчә, бары 4 ел элек республикага Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл визитлары вакытында Татарстанда төрек бизнесының, чыннан да, эре проектларын гамәлгә ашыру турында карар кылынган иде. «Кастамону Энтегре» мондый проектларның беренчесе булды, ул башка төрек инвесторларына да үрнәк булды. «Без бу проектның уңышлы булуын һәм алга таба үсүен телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия базары, чимал базасы да бик зур, мондый җитештерү мәйданнары күп булырга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Кастамону Энтегре» заводы кече һәм урта бизнес, мебель эшләп чыгару үсешенә мөмкинлек бирәчәк.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов «Кастамону Энтегре» заводы ачылуы Россия урман хуҗалыгының стратегик үсешен гамәлгә ашыруга зур өлеш керткәнен билгеләде.

«Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы белдергәнчә, предприятиенең еллык әйләнеше перспективада 170 млн доллар тәшкил итәчәк, 2500 эш урыны булдырылачак. «Без Татарстанның кулланылмый торган урманнарын кулланышка кертәчәкбез, бу яңа эш урыннары булдыруга йогынты ясыячак. Ә завод ачылу Татарстанга Россиянең мебель җитештерү буенча үзәгенә әйләнергә ярдәм итәчәк», - дип әйтте Әхмәт Яхья Кигылы.

Ул «Хәят холдинг»ының Татарстанда инвестицион проектларны дәвам итәргә әзер икәнен раслады, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президентына бюрократик процедураларны узуда, чимал белән тәэмин ителүдә, кадрлар әзерләүдә һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләләрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстанда завод төзелешен алып барган «Кастамону Энтегре» вице-президенты Онур Гювен белдергәнчә, компаниягә төбәк чимал, энергетика инфраструктурасы һәм төбәк җитәкчелеге ягыннан ярдәм булу ягыннан кызыклы булды. «Татарстанда булган кебек, дөньяның бер илендә дә безгә мондый мөмкинлекләр һәм ярдәм тәкъдим ителмәгән иде», - дип канәгатьлек белдерде Онур Гювен һәм башка төрек бизнесменнарын да республикада инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга өндәде.

Мәртәбәле кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм яңа предприятиене ачып җибәрделәр, аннары заводны карап күздән кичерделәр.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100