Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан мөселманнары лидеры Әхмәт Бохари белән очрашты
Очрашу Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы тәмамлангач, "Taj Palace" (Дәһли) кунакханәсендә узды
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Һиндстан Республикасына эш сәфәре барышында, Дәһли шәһәрендәге Джама мәчете имам-хатибы, Һиндстан мөселманнары лидеры Әхмәт Бохари белән очрашты.
Очрашу Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы тәмамлангач, "Taj Palace" (Дәһли) кунакханәсендә узды, дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Бохари әфәндене сәламләп, Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар турында кыскача сөйләп узды. Ул шулай ук 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүен дә искәртеп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мөселманнар өчен изге урыннарны (борынгы Болгар шәһәре) саклап калу һәм торгызу буенча эшләр хакында тулырак сөйләде.
Татарстан Президенты Бохари әфәндене танышу сәфәре белән Казанга килергә чакырды. Ул республикада май ахыры - июнь башында ел саен үткәрелүче, икътисади саммит - Kazansummit хакында бәян итте. Аны оештыруда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы катнаша, ул вакытта Татарстан башкаласы Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлегенең икътисади мәйданчыгына әверелә, диде ул.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов үзенең Һиндстанга сәфәре, дәүләт җитәкчеләре һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары хакында сөйләде. Бу сәфәрнең төп максаты - Һиндстан белән мөнәсәбәтләрне активлаштыру, дип ассызыклады ул, чөнки ике якта да хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну күзәтелә.
Үз чиратында, Бохари әфәнде Татарстан турында Россиянең икътисади үсеш кичергән төбәкләренең берсе буларак ишетүен хәбәр итте. Ул Рөстәм Миңнехановны Һиндстан мөселманнары исеменнән сәламләде һәм уңышлы сәфәр теләде. Бохари әфәнде фикеренчә, мондый очрашулар да илләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга булыша. Ул Һиндстан белән Татарстан Республикасы мөселманнары арасында мөнәсәбәтләрне җәелдерергә тәкъдим итте. Икътисад кына түгел, мәдәни элемтәләр дә мөнәсәбәтләрне ныгытырга булыша, диде ул.
"Без сезнең тарафтан Татарстанга карата зур игътибар тоябыз", - диде очрашу азагында канәгатьлек белән Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз