news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Германия – республиканың тышкы икътисадый партнеры”

Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич белән очрашты

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич һәм ФРГ эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Мәгълүм булганча, Илче әфәнде Казанга Германия-Россия Яңа технологияләр институтын ачуда катнашу өчен килде. 

Рюдигер фон Фричны Татарстанда сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республика, Россия төбәкләренең берсе буларак, Германия белән икътисадның күп тармаклары буенча хезмәттәшлек итә.

Ул  Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать куәте-мөмкинлекләре, төп тармакларның – нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать секторының үсеше турында кыскача гына сөйләде. Германия – республиканың тышкы икътисадый партнеры, дип ассызыклады ул, без югары технологияле җайланмалар өлешендә, машина төзелешендә хезмәттәшлек итәбез. Ул «Даймлер», «Мерседес Тракс» һәм башка предприятиеләрне билгеләп үтте. Барлыгы Татарстанда немец бизнесы катнашында 90нан артык предприятие эшли.

Хезмәттәшлекнең перспектив тармаклары энергетика, медицина, мәгариф булырга мөмкин.

Фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне ул бик мөһим дип атады. Без Германия-Россия Яңа технологияләр институты проектына зур өметләр баглыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу югары уку йорты студентларга техник белгечлекләр буенча җитди белем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Президенты шулай ук Германиягә ясаган сәфәре барышында (2013 елның көзе) кунакчыл мөнәсәбәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде. Ул чакта Татарстан делегациясе күп кенә сәнәгать предприятиеләрендә булды.

Үз чиратында, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне югары бәяләде.

Очрашу барышында Германия эшлекле даирәләре вәкилләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә карата тәкъдимнәр әйттеләр. Бу шул исәптән – медицина тармагы, машина төзелеше, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә инжиниринг үзәкләре булдыру, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100