news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайлануы белән тәбрикләде

"Сезнең хуҗалык эшләрендә, Хөкүмәттә һәм парламентта эш тәҗрибәгез бик бай", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында Татарстан Республикасы парламенты башлыгы итеп янә Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Шул уңайдан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретарен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.  "Сезнең киләчәктә дә парламент белән уңышлы идарә итеп, аны Татарстан үсешенә юнәлтәчәгездә шигем юк. Сезнең хуҗалык эшләрендә, Хөкүмәттә һәм парламентта эш тәҗрибәгез бик бай", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинга.

Президент ассызыклаганча, республиканың үсеше уңышлары хакимиятнең барлык тармакларының җайга салынган хезмәттәшлегенә нигезләнә. "Мин бу хакта гел кабатлап киләм. Бу эш киләчәктә дә дәвам иттерелергә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Фәрит Мөхәммәтшинны котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин исә үзенә карата булган ышаныч өчен рәхмәтен ирештерде. "Бу өметне акларга тырышырмын, дәүләт, муниципаль хакимият органнары эшчәнлегенең алга таба да уңышка китерүенә омтылачакмын", - дип вәгъдәләде ул.

 

 


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100