ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын укый башлады
ТР Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын туры трансляциядә "Татар-информ" МА сайтыннан карап була
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта ул аны укый башлады.
Чара V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышы кысаларында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында бара.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнар вәкилләре, рәсми затлар һ.б. катнаша.
ТР Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасын туры трансляциядә "Татар-информ" МА сайтыннан карап була