news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районының 11 нче кадет мәктәп-интернатында булды

Кадет мәктәпләре яшүсмерләрне хәрби хезмәткә уңышлы әзерләргә мөмкинлек бирә, шулай ук катлаулы гаиләләрдә үсүче балаларны тәрбияләргә ярдәм итә

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Чистай муниципаль районының 11 нче кадет мәктәп-интернатында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.

Яңа уку елына капиталь төзекләндерелгән мәктәп янында Президент Рөстәм Миңнехановны кадетлар һәм мәктәп җитәкчелеге – директор Фоат Сөнгатуллин каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген кадет мәктәпләре яшүсмерләрне хәрби хезмәткә уңышлы әзерләргә мөмкинлек бирә, шулай ук катлаулы гаиләләрдә үсүче балаларны тәрбияләргә ярдәм итә.

Кадет мәктәп-интернатының 6 нчы сыйныф укучысы Татарстан Президентына яңартылган бина буйлап экскурсия уздырды. Әлеге мәктәп инде 7 нче ел эшли. 2014 елда кадет мәктәп-интернатына Советлар Союзы Герое С.Кузьмин исеме бирелгән. 2010 елдан башлап мәктәп “Ватанны сакларга әзер!” хәрби- патриотик уен оештыра.

Икенче катта Рөстәм Миңнеханов спорт залын, ашханәне карады, меню белән танышты. Шуннан ул тарих дәресендә булды, аннары информатика кабинетына кереп, укучылардан мәктәп-интернатта яшәү шартлары турында сорашты. Кадет мәктәп-интернатында исә барлыгы 480 укучы белем ала.

11 нче номерлы кадет мәктәп-интернатында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе профиль сыйныфы бар. Уку бүлмәләренең берсендә Рөстәм Миңнехановны әлеге идарәнең җитәкчесе Фаяз Шабаев каршы алды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100