Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры белән очрашты
ТР Президенты Россия рәсми делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абу-Дабида Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы эшләр министры, сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара Россия - Әмирлек комиссиясе рәистәше Шәех Абдалла бен Заед Әл-Нахайян белән очрашты.
Искәртеп узабыз: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендәге Россия рәсми делегациясе составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. Шәех Абдалла бен Заед Әл-Нахайян белән очрашу барышында авиаэлемтә, сәнәгать тармагында, шулай ук икътисадның кайбер юнәлешләре буенча уртак проектларны тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләштеләр.
Шәех Абдалла бен Заед Әл-Нахайян IDEX-2015 (Абу-Даби милли күргәзмәләр үзәге) халыкара оборона күргәзмәсендә катнашучы Россия компанияләре стендлары белән дә танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз